Яңалыклар
27 октябрь 2025, 09:37

Башкортстан модельләре Көньяк Кореяга Face of Asia конкурсына китте

16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Көньяк Кореяда Face of Asia-2025 халыкара модельләр конкурсы уза.

Башкортстан модельләре Көньяк Кореяга Face of Asia конкурсына киттеБашкортстан модельләре Көньяк Кореяга Face of Asia конкурсына китте
Башкортстан модельләре Көньяк Кореяга Face of Asia конкурсына китте

Башкортстан бу проектта беренче тапкыр катнаша. Республикадан Face of Bashkortostan-2025 төбәк конкурсында җиңүчеләр, Уфаның әйдәп баручы модельләре Луиза Эшрокова, Ярослав Ткаленко һәм Екатерина Киселева катнаша.

«Башинформа» га оештыручылар хәбәр иткәнчә, финал тамашасында модельләр «Агыйдел» БХП һәм Башкорт дәүләт филармониясеннән милли костюмнар күрсәтәчәк.

Проектта Азия илләреннән һәм төбәкләреннән барлыгы 60 модель катнаша. Конкурс кысаларында модель лагере эшли, анда модельләр позингта, хореографиядә һәм дефиледа үз күнекмәләрен камилләштерә, шулай ук дизайнер коллекцияләрен күрсәтүдә катнаша, кием һәм аксессуарлар брендлары өчен төшә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас