Яңалыклар
27 октябрь 2025, 10:07

Башкортстан дизайнерлары халыкара мода фестивале лауреатлары булды

 Этно-стильдәге Башкорт хатын-кызлары һәм ир-атлары киемнәре дизайнерлары Әлфия һәм Гөлфия Хамматовлар «Адмирал энәсе» XXXI халыкара мода, сәнгать һәм дизайн фестивале лауреатлары булдылар.

Башкортстан дизайнерлары халыкара мода фестивале лауреатлары булдыБашкортстан дизайнерлары халыкара мода фестивале лауреатлары булды
Башкортстан дизайнерлары халыкара мода фестивале лауреатлары булды

 Фестиваль Санкт-Петербургта узды. Быел барлыгы 650дән артык катнашучы булды, шуларның 75 дизайнеры финалга үтте. Гала-показда һәр дизайнер үз коллекциясеннән дүрт образны тәкъдим итте.

"Яңа тәҗрибә, яңа танышулар, яңа офыклар! Бу безнең өчен бәяләп бетергесез күнекмә, иҗат юлыбызның әлеге һәм алга таба үсешенә зур өлеш кертү", –  дип билгеләп үттеләр апалы-сеңелле Хамматовлар. Җиңүчеләрне Таҗикстанда мода атнасында катнашуга сертификат һәм локаль брендларның беренче махсуслаштырылган маркетплейсында урнаштыру мөмкинлеге белән бүләкләделәр.

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас