

Октябрьнең соңгы ял көннәрендә Башкортстанда күбесенчә явым-төшемсез аяз һава торышы булачак. Төнлә температура урыны белән -8 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +12 градуска кадәр җылыну көтелә.
Җомга көнне, 24 октябрьдә, республикада һава температурасы +5+ + 10 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән кискен. Урыны белән бераз яңгыр булыр дип фаразлана.
Шимбәгә каршы төндә синоптиклар һава температурасын -3+ + 2 градус дип фаразлый, республиканың көнчыгышында -8 градуска кадәр суытачак. Көндез һава +7...+12 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе көнне һава торышы үзгәрмәячәк. Төнлә шулай ук -3 дән +2 градуска кадәр, ә көндез +7 дән +12 градуска кадәр булыр дип фаразлана.
Дүшәмбедән, 27 октябрьдән, республикага кабат яңгырлар кайтыр дип көтелә.