

20 октябрьдә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кичә Уфада концерт биргән Русия җырчысы Егор Крид белән очрашты. Очрашу барышында төбәк җитәкчесе музыкантка «Башкортстан Республикасының атказанган артисты»дигән мактаулы исем бирелүе турында хәбәр итте. Хәбиров җырчының һөнәри осталыгын һәм аудиториягә игътибарын югары бәяләде, иҗаты һәм тамашачыларга ихтирамлы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде. Ул музыкант киләчәктә дә үзенең чыгышлары белән республика халкын сөендерер, Башкортстанның яшь талантлар өчен һәрвакыт ачык булуын ассызыклап, ышаныч белдерде.
Моннан тыш, Радий Хәбиров Егор Кридка бүрек бүләк иткән
Республика башлыгы кичә Уфа-аренада чыгыш ясаган җырчы белән очрашты.
“Ул чыннан да талантлы. Яшь. Һәм иң мөһиме – гади. Шәхестә дә, иҗатта да ялган юк. Егор безнең Уфада еш кунак булыр дип килештек”, – дип язган республика җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрендә.
Фото: Администрация главы Башкирии