Яңалыклар
17 октябрь 2025, 04:53

Республикада ял көннәрендә юеш кар явачак

 Башгидрометүзәк фаразлавынча, 17 октябрьдә яңгыр һәм юеш кар, урыны белән уртача явым-төшем көтелә.

Республикада ял көннәрендә юеш кар явачакРеспубликада ял көннәрендә юеш кар явачак
Республикада ял көннәрендә юеш кар явачак

Кайбер районнарда чыбыкларда һәм агачларда юеш кар яту, юлның аерым участокларында бозлавык булу көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән кискен. Көндез температура +2,+7° булачак.

18 октябрьдә яңгыр һәм юеш кар дәвам итәчәк. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан – уртача. Һава температурасы төнлә -1,+4°, көндез +4,+9° булуы көтелә.

19 октябрьдә һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк,төнлә һәм иртән кар явачак. Һава температурасы төнлә -1,+4°, көндез +4,+9° була, дип фаразлый синоптиклар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас