Яңалыклар
16 Октября 2025, 06:11

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Кизюн 97 яшендә үлеп киткән

Мәскәүдә Җиңү Парадында даими катнашучы генерал-полковник, Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Кизюн 97 яшендә йөрәк өянәгеннән үлгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Кизюн 97 яшендә үлеп киткәнБөек Ватан сугышы ветераны Николай Кизюн 97 яшендә үлеп киткән
Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Кизюн 97 яшендә үлеп киткән

2025 елның февралендә ветеранның улы үлгән иде, шуннан соң калган туганнары (улының тол хатыны һәм оныгы) аны Новочеремушкинскаядагы фатирдан чыгарырга тырышып караганнар. Алар ветеран янына нотариус белән "кунакка" килгәннәр һәм документларны имзаларга сораганнар — янәсе бу аның улының соңгы ихтыяры булган.

Ветеран  начар күрү һәм ишетү аркасында үз торагыннан һәм бөтен мирасыннан баш тарткан. Ветеранның хокукларын соңрак прокуратура яклый - килешүне дөрес түгел дип таныйлар.

Кизюн Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме сәяси идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып хезмәт иткән.

1987-1991 елларда Ленин исемендәге хәрби академиядә генерал-полковник, ә инде хаклы ялда ветераннар Советы белән җитәкчелек иткән.

Чыганак: SHOT

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас