

Бу хакта Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы барышында билгеле булды.
Хәзер исә түләү торакның квадрат метры өчен 7,46-8,1 сумнан берьюлы 20% ка үсәргә мөмкин. Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле кв. м өчен 17-18 сумлык тарифны "икътисади нигезләнгән" дип атаган.
"Мондый тариф халыкның кесәсенә сугачагын барыбыз да аңлыйбыз. Без торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә хөкүмәткә 2023 елда тарифны 18-20% ка арттыру турындагы карар проектын тапшырдык», – дип билгеләде профильле орган вәкиле. Корылтай вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуров депутатлар тарифның мондый кискен үзгәрүенә каршы булачак, дип белдергән.
Чыганак: Башкирия онлайн телеграм каналы
Фото: Автор: Розалия Хисаева, фотобанк СМИ РБ