Яңалыклар
12 октябрь 2025, 08:57

Лаеклы хезмәтләре мактауга лаек

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Республика көне уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Лаеклы хезмәтләре мактауга лаекЛаеклы хезмәтләре мактауга лаек
Лаеклы хезмәтләре мактауга лаек

Бүләкләнүчеләр арасында хөрмәтле якташларыбыз булу - зур куаныч. БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай секретариаты җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Рабис улы Янбухтин югары бүләккә - Салават Юлаев орденына лаек булды.

Чакмагыш районы якташлык җәмгыяте рәисе, Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәге директоры - Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин «Хезмәт батырлыгы өчен»медале белән бүләкләнде.

Спортны үстерү мәсьәләләре буенча Совет утырышында Русиянең атказанган тренеры, БР билбау көрәше Федерациясе Президенты Рөстәм Илһам улы Зыякаев "Халыклар Дуслыгы" ордены белән бүләкләнде.

Лаеклы бүләкләрегез белән котлыйбыз! Сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Лаеклы хезмәтләре мактауга лаек
Лаеклы хезмәтләре мактауга лаек
Лаеклы хезмәтләре мактауга лаек
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас