

Бүген, Республика көненә аяк басканда, Чакмагыш беренче урта мәктәбе район җитәкчеләрен һәм мәртәбәле кунакларны каршы алды. Сәбәбе – Эдгар Ринат улы Вәлиев җитәкчелегендә 5 «б» сыйныфы укучыларын тантаналы рәвештә кадетлыкка багышлау иде.
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кадетлар сыйныфы ачылды. Бу – район тарихында беренче тапкыр булган вакыйга.
Чара РФ һәм РБ гимннары тавышында илебез флагларын чыгару белән башланды. Аннан 5 сыйныфта укучылар кадет антын бирде. Алар РФсе Конституциясе буенча яшәргә, Ватаныбызга фидакарь хезмәт итәргә, тугры иптәш булырга, үзләренеӊ hәм кадет сыйныфы намусын сакларга, яхшы укырга, үзләрендә иӊ яхшы кешелек сыйфатларын тәрбияләргә, кадет исемен лаеклы йөртергә, мәктәп уставын, кадетларныӊ васыятьләрен hәм бурычларын якларга ант бирде.
“Чакмагыш беренче урта мәктәбе базасында беренче кадет янгын-коткару классын ачтык. Бүген балалар иминлеге беренче урында тора, бу тема мөhим hәм актуаль. Безнеӊ төп бурыч – кечкенәдән үк балаларда шәхси хәвефсезлек чараларын тәрбияләү, шул чакта алардан аӊлы hәм җаваплы кешеләр үсәчәк. Без профориентация кысаларында 5-6 сыйныф укучыларында киләчәктә кем булырга теләүләре турында фикер формалашсын өчен, кечкенәдән үк ярдәмчел булып үссеннәр өчен актив эшчәнлек алып барабыз”,– диде мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов.
Балаларны район янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәетов та тәбрикләде. Чарага махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы “Кеша” кушаматлы якташ яугиребезне дә чакырганнар иде. “Мине мондый тантанага чакыруыгзга мин бик шат. Укучылар илебезнең чын патриотлары булып үсеннәр”,– дип, аларга укуларында уңышлар теләде ул.
Кадетлар нәрсә белән шөгыльләнәчәк? Өстәмә вакыт эчендә, башка гомуми белем бирү программасы, укучылар ОБЗР (хәрби әзерлек)программасы буенча тирәнтен курслар узачак, физик әзерлекне арттырачаклар. Һәм балалар юридик грамоталылык, медицина һәм психологик әзерлек тема буенча күбрәк беләчәк.
“Бүген мәктәптә генә түгел, бөтен тирә-якта да зур бәйрәм – районда беренче кадет сыйныфы ачылды. Мәктәптән башланган балаларга патриотик тәрбия бирү укучыларыбыз – киләчәк буын үсешендә, hичшиксез, уӊай чагылыш табачак, мондый мөмкинлекләр ярдәмендә балаларыбыз кече ватаннарыныӊ чын патриотлары булып үсәчәгенә ышанам, уңышлар телим, – диде муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм укучыларга кадет таныклыкларын тапшырды.
Тантаналы чара бу матур нотада hәм фотога төшеп тәмамланса да, бу көнгә планлаштырылган башка чаралар дәвам итте: кадетларны батырлык дәресе көтә иде.
“Кадет булуы безгә бик ошый, үзебезнеӊ матур формабыз бар, башка мәктәп укучыларыннан аерылып торабыз. Без походларга, җыеннарга, экскурсияләргә, ярышларга еш йөрибез, – диделәр 5 сыйныф укучылары Руфина һәм Юныс.
– Балаларыбызныӊ көн дә мәктәптә бердәм формада булулары бик ошый. Үземнеӊ дә кечкенәдән күӊелем хәрби хезмәткә омтылды, шуӊа күрә кызыма укыганда hәрьяклап ярдәм итәргә тырышам, кураторыбызга hәм класс җитәкчебезгә рәхмәтлебез, – диделәр укучыларның әниләре.