

Уфа мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шимбә көнне сәүдә Ухтомскийдан Новороссийскаяга кадәр Правда урамы буенча автоюл участогында, Интернациональная һәм Машина төзүчеләр урамнары киселешендә, шулай ук Мушников һәм Баландин бульварлары киселешендә оештырылачак.
Авыл хуҗалыгы продукциясен Рабкоров урамы, 3, 5, 7, 20, «Волна» паркы янындагы мәйданчыкларда, С.Орджоникидзе мәйданчыгы, Спорт һәм Яшьләр сарае каршында сатып алу мөмкинлеге булачак.
Якшәмбе көнне ярминкәләр барлык мәйданчыкларда да дәвам итәчәк. Эш вакыты - 9 дан 16 сәгатькә кадәр.
Дим районында ярминкәләр уздырылган көннәрдә 7 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Правда урамының күрсәтелгән участогы ябылачак.
Шәһәр хезмәтләре машина йөртүчеләргә үз сәфәрләрен планлаштырганда бу чикләүне исәпкә алырга киңәш итә.
Чыганак: Башинформ
Фото: фотобанк СМИ РБ