Яңалыклар
6 октябрь 2025, 09:20

Республикада «Чисталык көне» акциясе узды

3 октябрь көнне республика районнарында  «Чисталык көне» акциясе чикләрендә өмәләр узды

Республикада «Чисталык көне» акциясе уздыРеспубликада «Чисталык көне» акциясе узды
Республикада «Чисталык көне» акциясе узды

Чакмагыш районында әлеге акциягә актив кушылдылар.

 Чисталык көне акциясе чикләрендә узган өмәләрдә катнашучылар башлыча җәмәгать территорияләрен  коелган агач яфракларыннан һәм башка чүп-чардан чистарту эшләрендә кайнады.

Район үзәгенең барлык оешмалары да “Чисталык көне”ндә актив катнашты. Күмәк тырышлык белән урыннарда дистәләрчә кубометр калдыклар җыеп алынды.

Тирә-як территорияне тәртипкә китерү эшчәнлегенә авыл биләмәләрендә дә дәррәү кушылдылар.

Чисталык көне акциясе чикләрендә өмәләр, һава шартлары мөмкинлекләренә карап, һәр атна саен оештырылачак.

 

Республикада «Чисталык көне» акциясе узды
Республикада «Чисталык көне» акциясе узды
Республикада «Чисталык көне» акциясе узды
Республикада «Чисталык көне» акциясе узды
Республикада «Чисталык көне» акциясе узды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас