

2022 ел башыннан Донбасста һәм Новороссиядә 23,5 меңнән артык объект төзелгән һәм торгызылган. Мондый статистика белән РФ Президенты Владимир Путин дүрт тарихи төбәкнең Русия белән берләшү еллыгына багышланган видеомөрәҗәгать кысаларында уртаклашты.
Русия лидеры билгеләп үткәнчә, яңа төбәкләрдә социаль-икътисади үсеш, ә асылда “безнең тарихи рус җирләрен торгызу” масштаблы программасы җәелдерелде. Сүз барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган торак йортлар, мәктәпләр, медицина учреждениеләре, спорт комплекслары һәм алдынгы яшьләр үзәкләре төзү турында бара.
Путин ассызыклаганча, бу юнәлеш буенча эшкә "бөтен ил кушылды". Энергетика, элемтә, ТКХ һәм транспорт системасын яңарту процессы башланды. Бүгенге көндә инде 460 чакрым инженер челтәре һәм 6 350 чакрым автомобиль юлы салынган һәм модернизацияләнгән, дип ачыклык кертте президент.
Чыганак: lenta.ru