

«Киләсе елда пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы бер мөһим үзгәрешләр бар. Ул пенсиянең ике этаплы индексациясенә күчүгә кагыла. Беренче индексация 1 февральдән булачак һәм иминият пенсиясенә кагылачак. Ул алдагы ел инфляциясе дәрәҗәсендә формалашачак», – дигән Чирков. Аның сүзләренчә, икенче индексация иминият пенсияләренә генә кагылачак һәм 1 апрельдән узачак. Бу датада пенсияләрне арттыру күләме социаль фонд керемнәренә бәйле булачак. Алар Россиядә хезмәт хаклары дәрәҗәсенә бәйле иминият кертемнәреннән формалашачак. Быел иминият пенсияләрен индексацияләү 9,5 процент тәшкил итте, ә социаль пенсияләр 14,75 процентка артты.
Чыганак: Баш ДТП