Яңалыклар
29 сентябрь 2025, 05:01

-8 градуска кадәр суыта

Башгидромет синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады.

Бүген, 29 сентябрьдә, урыны белән республикада яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Таулы һәм көнчыгыш районнарда төнлә һәм иртән җепшек кар, электр чыбыкларын һәм агач ботакларына җепшек кар ябышу, вакытлыча кар капламы урнашу, юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача, көнчыгыштан көчле тизлек белән имсәкче. Көндез температура +3, +8°булачак.

Сишәмбе, 30 сентябрьдә, төнлә көнчыгыштан яңгыр һәм җепшек кар явуы, урыны белән  электр чыбыкларына һәм агач ботакларына җепшек кар ябышуы, юлларда бозлавык, көндез явым-төшем булмау көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һавада һәм туфрак өстендә салкыннар -3, -8° тәшкил итәчәк, көндез һава +6, +11° градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 1 октябрьдә, әллә ни  явым-төшем булмас диләр синоптиклар. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә 0, +5°, урыны белән -5°, көндез +8, +13°. 

Ирексездән яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин шигыре искә төшә:


Көзгә керүләре авыр…

Көзгә керүләре авыр…
Аннан күнегәсең.
Бөтен җаның-тәнең белән
Көзгә күмеләсең.

Ә көз озын, ә көз озак…
Мәңге үтмәс кебек.
Күңелдәге бу сагышлар
Мәңге бетмәс кебек.

Көзгә керүләре авыр…
Керсәм, чыгар идем.
Көзгә түзсәм, мин ничек тә
Кышка чыдар идем.

Рәхәт кышка күчүләре,
Әгәр күчә алсаң…
Ә нишләрсең, шушы ачы
Көздә торып калсаң?!

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас