

Кораллы көчләр вәкиле Владимир Цымлянский әйтүенчә, чакырылыш буенча хезмәт итү срогы үзгәрми – 12 ай тәшкил итәчәк. 15 октябрьдән егетләрне җыелма пунктлардан хәрби частьләргә озата башлау күздә тотыла.
Цымлянский басым ясап әйткәнчә, чакырыш буенча хәрби хезмәткә китүчеләр махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәк. Исегезгә төшерәбез: көзге чакырылышка нигезле сәбәпсез 20 көн эчендә килмәүчеләргә чикләү чаралары кулланылачак. Бу җәһәттән хәбәрнамә, шулай ук повестка Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелергә мөмкин.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: dzen.ru