

Документ парламентның түбән палатасының электрон базасында бастырылган, дип хәбәр итә РИА Новости. Тәкъдимне оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме әзерләде. Проект нигезендә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 21.5 маддәсеннән «чакырылыш уздыру чорында» дигән өлешен үзшәртергә тәкъдим итәләр. Бу хәрби комиссариатка хәбәр итү бурычы чакырылыш кампанияләре вакытында гына түгел, ә ел дәвамында гамәлдә булачак дигәнне аңлата. Бу таләпне бозган өчен штраф күләме 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Чыганак: Ватаным Татарстан
фото: culture.ru