Яңалыклар
25 Сентября 2025, 13:11

Маркетплейсларда кайбер товарларны кире кайтарып булмыйчак

Маркетплейсларда кайбер товарларны кире кайтаруны чикләргә телиләр  

Маркетплейсларда кайбер товарларны кире кайтарып булмыйчакМаркетплейсларда кайбер товарларны кире кайтарып булмыйчак
Маркетплейсларда кайбер товарларны кире кайтарып булмыйчак

Россиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты утырышында маркетплейсларда аерым категория товарларга кире кайтарып булмый торган тариф кертергә тәкъдим итте. Бу бизнесны намуссыз сатып алучылардан саклау өчен кирәк, ди ул. Бу хакта «Ведомости» хәбәр итә. Мондый карарны зарурлыгын аңлатып, Максим Решетников кием-салым белән була торган хәлләрне атады. Киемгә заказ бирәләр, аннан сатып алмыйлар яки бәйрәмнәр алдыннан сатып алалар да, соңыннан киелгән килеш кире тапшыралар, бу товарның бәясенә тәэсир итә. Шулай ук министр сүзләренчә, эшмәкәр һәм сатып алучы мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү өчен бу закон проекты турында бизнес һәм Роспотребнадзор белән фикерләшергә кирәк. Сенаторлар бу инициативаны хуплады һәм товарлар, аеруча бәйрәмнәрдә кирәк була торган әйберләр исемлеген төзергә һәм эшмәкәрләргә Яңа елга кадәр ярдәм күрсәтеп өлгерү өчен аны Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына тапшырырга вәгъдә итте Чыганак: Интертат Фото: ачык чыганаклардан

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас