Яңалыклар
25 Сентября 2025, 03:42

0 градуска кадәр суыта, ди...

Көз җитте шул...

0 градуска кадәр суыта, ди...0 градуска кадәр суыта, ди...
0 градуска кадәр суыта, ди...

Бүген урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яумакчы, көндез күк күкрәве дә күзәтеләчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, төньк-көнбатыштан исә торганга күчүчән, көндез көчәючән. Һава температурасы көндез +10, +15 градус җылы булса, төбәкнең көньягында +20, +25 градус җылы булуы фаразлана.

Җомга көнне, 26 сентябрьдә, урын белән янә кыска вакытлы яңгырлар явып узуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә +1,+6 градус, көньяк-көнчыгышта +11 градуска кадәр, көндез +8,+13 градус, көньяк-көнчыгышта +18 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Шимбә көнне, 27 сентябрьдә, төнлә урыны белән, көндез республикада бераз яңгыр явуы көтелә. Җил төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус, көндез +7, +12 градус җылы.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас