

Соңгы көннәрдәге җәйге җылы озакка бармады. Башгидромет мәгълүматы буенча, 25 сентябрьдән алып Көньяк Уралга төньяк киңлектән салкын һава массалары килә башлаячак.
Арктик фронт узу белән Башкортстанда һава температурасы көндезге сәгатьләрдә кинәт кенә +11, +16° градуска кадәр төшәчәк, көньякта +20, +25° градус белән җылы һава торышы сакланачак әле.
Атна ахырында салкын һава торышы көтелә, төнлә 0, -5° градус салкын булып, кырау төшүе фаразлана. Көндез +5, +10°. Шулай ук атнаның икенче яртысында циклонның тыл өлешендә яңгырлар явачак.
Республиканың төньяк һәм таулы районнарында кар катыш яңгыр яву ихтималы зур, дип хәбәр итә синоптиклар.
Чыганак: bashinform.ru