

Бүген, 23 сентябрьдә, төбәктә сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчәючән. Көндез +22, +27 градус җылы булмакчы.
Чәршәмбе, 24 сентябрьдә, шулай ук әллә ни явым-төшем көтелми, республиканың төньягында гына бераз яңгыр яумакчы. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә +10,+15 градус, көндез +22,+27, төньякта +17 градуска кадәр.
Пәнҗешәмбе көнне, 25 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана, аерым районнарда яшен яшьнәп явачак. Җил көньяктан, төньяк-көнбатышка күчүчән, тизлеге уртача, көндез кайбер районнарда көчәючән. Һава температурасы төнлә +8,+13, көндез +13,+18, көньякта +20, +25 градус.
Чыганак: bashinform.ru