Яңалыклар
22 сентябрь 2025, 07:21

Штрафларың түләнмәгән булса 15 тәүлеккә ябалар

Башкортстанда түләнмәгән штрафлары булган водительләргә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яный

Штрафларың түләнмәгән булса 15 тәүлеккә ябаларШтрафларың түләнмәгән булса 15 тәүлеккә ябалар
Штрафларың түләнмәгән булса 15 тәүлеккә ябалар

Бүгенге көннән республикада «Бурычлы" акциясе старт алды. Ул 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, хәзер юл полицейскийлары, машина йөртүчеләрне туктатып, аларны түләнмәгән штрафларга тикшерәчәкләр. "Элек салынган штрафны түләмәү факты ачыкланганда административ материал төзелә. Судта гаепле кешене 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алырга хокуклы", - дип хәбәр иттеләр ГАИда. Ведомство мәгълүматлары буенча, 2025 елның сигез аенда штрафларны түләмәгән өчен җаваплылыкка 5000нән артык машина йөртүче тартылган.

Чыганак: Ufa_rb

Автор:
Читайте нас