

Быел көзге көн белән төн тигезләшкән вакыт 22 сентябрьгә туры килә. Төньяк ярымшарда астрономик көз башлана, ә якты көн озынлыгы кыскара. Күпләр көзге көн белән төн тигезләшүне гел 22 сентябрьгә туры килә дип уйлый, әмма бу лай түгел. “Кояш күчүе” төрле вакытта була. Шул ук вакытта бу ара өч көн тәшкил итә. 2025 сентябрьдә ул 22 ентябрьгә, Мәскәү сәгате белән 21.19га туры килә.
Бүгеннән алып якыт көн акрынлап кыскарачак һәм 21 декабрьдә үзенең минимумына җитәчәк. Аннары кире процесс башланачак. Март аеның 20ләрендә янә бар да тигезләшәчәк – бу юлы инде язгы көн белән төн тигезләшкәндә.
Көзге көн белән төн тигезләшүне тыныч күңел белән каршыларга кирәк дип исәпләнә. Бу көнне яңа эшләр башларга киңәш ителми. Ремонт белән дә шөгыльләнү кирәкмәс, тирә-яктагылар белән конфликтлардан тыелып калу да комачауламас.
Чыганак: lenta.ru