

Россия хезмәт базары киләчәктә 4 көнлек эш атнасына күчәргә мөмкин. Шул ук вакытта бу барлык һөнәрләр өчен дә туры килми. Мондый эш графигына күчү акрынлап кына узарга тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ». 4 көнлек эш графигына күчкән очракта, россиялеләрнең кереме кимергә тиеш түгел, дип ассызыклаган депутат. Аның сүзләренчә, эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә эш көнен кыскартып булмаячак, чөнки эшнең кайбер төрләрендә бу физик яктан мөмкин түгел. Элегрәк Дәүләт Думасы җомга көнне рәсми рәвештә кыскартылган эш көне итәргә тәкъдим итте.
Чыганак: https://intertat.tatar/