Яңалыклар
18 сентябрь 2025, 06:25

Путиннан сорый аласыз

Президентка сорауларыгыз бармы?

http://www.kremlin.ruhttp://www.kremlin.ru
http://www.kremlin.ru

Ил җитәкчесе Владимир Путин чираттагы “Туры линия”гә әзерләнә башларга кушты.

“Кешеләрдән килгән сораулар никадәр күп булмасын, алар барсы да айлар дәвамында эшкә алынсын”, – диде ул бу атнада үзенең хакимиятенә һәм ил хөкүмәтенә алар белән үткәргән киңәшмәдә.

Гадәттә, Президент белән туры линия ел ахырында уздырыла. Былтыр барлыгы 2,6 миллион мөрәҗәгать кабул ителгән. Путин әйтүенчә, “Халык фронты” былтыр гражданнардан “Ел йомгаклары” программасына, ягъни туры линиягә килгән мөрәҗәгатьләр буенча эшне тәмамлаган. Хәзер инде яңасына әзерләнә башларга тиешләр. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас