Яңалыклар
15 сентябрь 2025, 09:42

Республиканың өч спорт мәктәбе яңа автобуслар алды

Радий Хәбиров Башкортстанның спорт мәктәпләре директорларына автобус ачкычлары тапшырды

Республиканың өч спорт мәктәбе яңа автобуслар алдыРеспубликаның өч спорт мәктәбе яңа автобуслар алды
Республиканың өч спорт мәктәбе яңа автобуслар алды

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә үткән хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә спорт мәктәпләре директорларына яңа автобус ачкычлары тапшырды. Пассажир автобуслары Уфа районының спорт мәктәбенә, Благовещен районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә һәм БР биатлоны буенча олимпия резервы спорт мәктәбенә бирелде.

"Республиканың биатлон бергәлегеннән рәхмәт белдерәсем килә. Былтыр бинабызга капиталь ремонт ясалды, быел трасса киңәйтелде, оптик җепселле челтәрне тоташтыру төгәлләнде. Комплекска «Б» категориясе бирелде. Болар барысы да безгә Русия чемпионатларын гына түгел, халыкара ярышларны да уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа җиһазлар сатып алу нәтиҗәсендә безнең спортчылар зур турнирларда чемпион булдылар. Моңа ачык мисал – Эдуард Латыйпов һәм Елизавета Каплина", - дип билгеләп үтте биатлон буенча олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Виктор Никитин. Республика Хөкүмәте вице-премьеры – спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, әлеге автобуслар «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында сатып алынган.

Чыганак: Башинформ 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас