Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 сентябрь 2025, 11:31

Менә сиңа, мә! Штраф түләргә әзерләнегез

Машина страховкасы булмаган водительләргә  көн саен штраф сала башлаячаклар

Менә сиңа, мә! Штраф түләргә әзерләнегез
Менә сиңа, мә! Штраф түләргә әзерләнегез

1 ноябрьдән ОСАГО булмаган машина йөртүчеләргә юл камералары аша дәүләт номеры буенча автомат рәвештә штраф сала башлаячаклар.

Штрафларны полис рәсмиләштергәнче көн саен җибәрәчәкләр – тәүлегенә 800 сум һәм аннан соңгы һәрберсе өчен 5000 сумга кадәр. ОСАГОсыз йөргән өчен штраф көненә бер тапкырдан артык булмаячак, әмма көннәр саны чикләнмәгән. Страховкасыз куарга яратучыларга бер ай эчендә 25 мең сумга якын штраф салырга мөмкин.

чыганак: Башкирия Online

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас