+20 °С
Болытлы


Бүгенге көннән русиялеләр Кытайга визасыз бара ала: "Кытайга юл тотучы РФ гражданнары өчен визасыз режим 15 сентябрьдә үз көченә керә. Гадәти чит ил паспорты булган русиялеләр илгә виза рәсмиләштермичә 30 көнгә кадәр бара алачак. Бу 2026 елның 14 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. РФ гражданнары Кытай халык республикасына туристлык максатларында һәм бизнес-максатларда визасыз, туганнарга һәм дусларга бару өчен, шулай ук транзит белән йөрү өчен керә алачак.
чыганак: https://t.me/+AEH87M2DHvljYzRi