Яңалыклар
15 сентябрь 2025, 06:09

Әбиләр нинди, чуагы шундый...

Быел әбиләр чуагы артык җылы булмаячак.

Әбиләр нинди, чуагы шундый...Әбиләр нинди, чуагы шундый...
Әбиләр нинди, чуагы шундый...

Һава температурасы  18 градуска кадәр генә җылыначак.

Башкортстанда сентябрь урталарында яңгырсыз һава торышы урнашты – ниһаять, Үзәк Русия ягында урнашкан антициклон Көньяк Уралга килеп җитте.

Бу атнада һава торышы болытлы булса да, коры һәм шактый җылы булыр дип фаразлана — көндезге температура +19 градуска кадәр җитәчәк. Ләкин төнлә атмосфера сизелерлек суына һәм көннең кызган чагында гына җылынырга өлгерә, өстәвенә болытлар җылылыкның бер өлешен үзләренә ала.

Димәк, әбиләр чуагында җәйге кояш кыздырмаячак.

чыганак: Башинформ

фото интернетан алынды

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас