

Республика халкы ярминкә мәйданчыкларында яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып ала ала. Республика районнарында шимбә, 14 сентябрьдән башлап, традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Ярминкәгә килүчеләрдә биредә яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен кирәкле товарларны сатып алу мөмкинлеге булачак. Ярминкәнең максаты – җитештерүчеләргә үз продукциясен арадашчыларсыз гына сатарга ярдәм итү. Ярминкәләрдә халыкка чагыштырмача арзан бәядән ит, йомырка, бәрәңге, башка яшелчә, сөт ризыклары, шикәр комы, үсемлек мае, он, кондитер әйберләре тәкъдим ителде. Биредә агач һәм чәчәк үсентеләре сатып алу мөмкинлеге бар. Фото: Чакмагыш район хакимияте башлыгының социаль челтәрләреннән алынды