Яңалыклар
12 Сентября 2025, 10:00

Мобилизацион резервта көтәләр

РФ Оборона министрлыгы республикада мобилизация кадрлары резервы программасын башлап җибәрә.

Программада катнашучылар үзләренең тыныч хезмәттәге эшләрен, хезмәт хакы сакланган килеш, хәрби әзерлек белән бергә алып бара алачаклар. Контракт төзегән гражданнар, төп эшләреннән аерылмыйча даими хәрби җыеннарда катнашачак. Аларга айлык түләүләр билгеләнгән: офицерлар өчен 9 мең сержант белән солдатлар өчен 6 мең сумга кадәр. Җыеннар вакытында түләүләр офицерлар өчен 40 мең сержант белән солдатлар өчен 30 мең сумга кадәр артачак.

Программа хәрби дисциплиналар буенча теория әзерлеге, ату буенча практика, хәрби техника йөртү, звание һәм дәүләт бүләкләре алу мөмкинлеге керә. Язылыр өчен җирле хәрби комиссариатка яисә хәрби-исәп өстәленә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйткәндәй, мобилизация кадрлары резервы программасы берничә илдә бар, әмма аларның форматы һәм максатлары шактый аерыла.

Әлфия ШАКИРҖАНОВА.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас