

Балбикә әби - Шаран районы Еммәт авылыннан, бүгенге көндә көндә башкалабыз Уфада яши. Юбилее белән котларга аны озак еллар гомер кичергән туган авылына җыелдылар. Балбика Хисмәт кызы биш балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. 1936-нчы елда, авыл мәктәбенең дүртенче сыйныфын тәмамлагач, колхозда эшли. 1941-нче елда әтисен сугышка алып китәләр. Яшь Балбикә хатын-кызлар белән бергә фермада эшли, яшь терлекләр карый, чөгендер утый. Балбикә әби сугыш беткән көнне бүгенгедәй хәтерли. 1949-нчы елда ул Акбирде Солтан улына кияүгә чыга. Тормыш иптәше Бөек Ватан сугышында катнаша, Сталинград янында яралана, фашист әсирлегеннән котыла. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр - Гөлбәдиән, Гөльяна, Светлана һәм Анатолий. Бүгенге көндә Балбикә әбинең 14 оныгы һәм 12 онык баласы бар. Чыганак:https://vk.com/wall-156141905_17964