+21 °С
Болытлы


Бу эш атнасында республикада һава торышын төньяк антициклон билгели. Аның салкын ягында Уралга арктик һава күчкән, бу сизелерлек салкынайту китереп чыгарган. Ләкин ял көннәренә аны көньяктан килгән җылырак һава массалары алыштырачак.
Метеосайтлар мәгълүматларына караганда, алдагы ялларда Башкортстанда явым-төшем көтелми һәм җылы булачак. Шимбә көндез һава температурасы 16 градуска кадәр җылыначак, якшәмбе +18 градуска кадәр. Җил талгын булачак.
Чыганак: bashinform.ru