

Халыкара геология чемпионаты республикада 8-17 сентябрьдә уза. Төбәк 3нче тапкыр үз җирендә 16 илдән катнашучыларны кабул итә.
22 Русия һәм 16 чит ил командасы, геология вузлары студентлары берничә көн дәвамында теоретик белемнәр һәм гамәли күнекмәләр буенча ярышачаклар. Чемпионат 12 дисциплинаны үз эченә ала, алар арасында радиометрия, минералогия һәм петрография, палеонтология, гидрогеология, нефть һәм газ бар.
Ярышларның ике баш хөкемдарының берсе, РФАнең Геология институты директоры Сергей Ковалев сөйләгәнчә, быел булачак геологлар өчен сынаулар исәбенә иң катлаулы фәннәрнең берсе — кристаллография – кертелгән.
"Быел, чит ил командаларының катнашуын исәпкә алып, көрәш тагын да кызурак булыр дип көтәбез. Әлеге чемпионат һәркемгә кызыклы. Беренчедән, аның кыйммәте Башкортстанда — уникаль геологик кызыклы урыннары булган уникаль территориядә – узуында. Без ел саен республика территориясендәге яңадан-яңа объектларны күрсәтә алабыз, һәм алар бетмәячәк. Бу ике" алтын кадак", ЮНЕСКОның ике геопаркы. Әлеге чара киләчәктә дә безнең төбәктә һичшиксез узарга тиеш, дип саныйм.
Икенчедән, бу катнашуның кыйммәте. Катнашучы студентлар өчен Русиянең әйдәп баручы компанияләрендә – Роснедра, “Башнефть”, “Башнефтегеофизика” яки “Газпром” компанияләрендә стажировка узу мөмкинлеге – мөһим бүләкләрнең берсе. Күз алдына китерегез — 3-4 елдан бу егетләр тау чыгару компанияләренең җитәкче звеносы составына, хөкүмәт структураларына керәчәк, әмма, иң мөһиме, мин алар күңелләре белән Башкортстанда калачагына ышанам. Чөнки мондый ярышларда җиңү университет студенты өчен бик мөһим”, — диде судья.
БРның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләвенчә, быелгы чемпионатта катнашучылар өчен Учалы районына бару яңалык булып тора.
"Урал аръягында конкурсантлар өч көн кырда үткәрәчәкләр, һәм Башкортстанның барлык матурлыкларын күреп, шаккатырлар дип уйлыйм", – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.
Ярышлардан тыш, чемпионатта катнашучыларны Уфа һәм төбәкнең истәлекле урыннары буенча экскурсияләр, җир асты байлыкларыннан файдаланучы компанияләр вәкилләре белән очрашулар һәм “Геройлар узышы”нда катнашулар көтә.
Исегезгә төшерәбез, “ГеоЧакыру" чемпионаты Роснедра һәм БР хөкүмәте тарафыннан оештырылды.
Чыганак: bashinform.ru