

Бүген, 4 сентябрьдә, төбәктә кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә, урыны белән көчле койма яңгырлар фаразлана, көньяк-көнчыгышта явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда яңгырлар яшен яшьнәп явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, урыны белән көчәючән. Көндез һава температурасы +18,+23°, көньяк-көнчыгышта +28° градус җылы.
Җомга көнне, 5 сентябрьдә, шулай ук урыны белән күк күкрәп, яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +10,+15°, көндез +19,+24° градус җылы булмакчы.
Шимбә көнне, 6 сентябрьдә, шулай ук явым-төшемнәр көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы төнлә +10,+15°, көндез +19,+24° градус җылы.
Шулай, җәмәгать, ахры күк дигәненең капусы тишелгән. Ява да ява...
Чыганак: bashinform.ru