Яңалыклар
2 сентябрь 2025, 04:58

+28° градуска кадәр җылытачак

Әбиләр чуагы башланамы әллә?

Лилия Гарипова.Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.

Бүген, 2 сентябрьдә, төбәктә бераз яңгыр явуы ихтимал, республиканың төньяк-көнчыгышында уртача күләмдә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Һава температурасы көндез +22,+27° градус тәшкил итәчәк,  төньяк-көнчыгышта  +16° градуска кадәр.

Чәршәмбе көнне, 3 сентябрьдә, кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана, урыны белән көчле койма яңгырлар да көтелә, республиканың көньягында явым-төшем көтелми, кайбер районнарда яшен, көндез боз явачак. Көньяктан искән җил уртача тизлектә, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +13,+18°, көндез +23,+28°, төньяк-көнчыгышта +18°градуска кадәр җитәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 4 сентябрьдә, төнлә урыны белән, көндез республика буенча яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явып узачак.  Көньяктан искән җил талгын. Һава температурасы төнлә +13,+18°, көндез +19,+24°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас