

Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, сентябрьдә уртача айлык һава температурасы Башкортстанда нормадан 1° югарырак булыр дип көтелә (норма +11,2°).
Айлык явым-төшем нормага якын булыр дип көтелә (35-55 мм).
Бүген, 1 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, республиканың төньяк-көнчыгышында бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә. Көндез +22, +27°, төньяк-көнчыгышта +16°.
Сишәмбе көнне, 2 сентябрьдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Көнчыгыштан искән җиле талгын булачак. Һава температурасы төнлә +9, +14°, көндез +24, +29°, төньякта +19° градуска кадәр җитәчәк.
Чәршәмбе, 3 сентябрьдә, төнлә урыны белән, көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явып узуы ихтимал, кайбер районнарда яшен яшьнәп яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +12, +17°, көндез +17, +22°, төбәкнең көньягында +23, +28°.
Синоптиклар бик кызык кешеләр инде ул, җәйне дә бик эссе булачак, дип фаразлаганнар иде...
Чыганак: bashinform.ru