Яңалыклар
29 август 2025, 02:45

Җәйнең соңгы өч көне нинди булачак?

Дүшәмбе көнне көзгә аяк басабыз...

Бүген, 29 августта, көндез урыны белән яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Көндез һава температурасы +16,+21° градус җылы булачак.

Шимбә көнне, 30 августта, төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, көндез явым-төшемсез булмакчы. Көнбатыштан искән җил талгын. Һава температурасы төнлә +3,+8°, көндез +16,+21° градус җылы.

Якшәмбе, 31 августта, шулай ук урыны белән яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Көнбатыштан искән җил уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +6,+11°, көндез +21,+26° градус җылы, төньяк-көнчыгышта +16°ка кадәр җитәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас