Яңалыклар
28 Августа 2025, 07:04

“Сөт иле”нә килегез!

Бу елның үзенчәлеге “КымызФест” булачак.

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
https://vk.com/mcxrb2018

Бу атнада Уфа янә “Сөт иле” башкаласына әйләнәчәк.

Сөт бәйрәме 30 августта “Кашкадан” паркында уза.

“Былтыр чарага 100 меңнән артык кеше килде. Бу юлы оештыручылар тагын да баерак программа әзерләде”, – диләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Кунакларны сөт һәм бал ярминкәсе, фермерлар базары, сыр кибете, чәй фестивале, мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар һәм концертлар көтә.

Бу елның үзенчәлеге “КымызФест” булачак. Республиканың иң яхшы кымызчылары, ким дигәндә, бер тонна файдалы эчемлек алып килер дип көтелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас