

Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яңгырлар яшен яшьнәп явуы мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы +18,+23°, көньяк-көнчыгышта +28°градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе көнне, 28 августта, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшен яшьнәп яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, көчле түгел. Һава температурасы төнлә +6,+11°, көндез +17,+22°.
Җомга көнне, 29 августта, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +6,+11°, Көнчыгыш тайоннарда +1°, көндез +17,+22°.
Чыганак: bashinform.ru