

Җәйнең соңгы көннәре эссе булмакчы. Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген, 22 августта, җитди явым-төшем көтелми, көндез республиканың төньягында бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +21,+26° градус булачак.
Шимбә көнне, 23 августта, һава торышы шулай ук сизелерлек явым-төшемсез булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +8,+13°, көндез +23,+28°.
Якшәмбе, 24 августта, көн явым-төшемсез булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +12,+17°, ә көндез +25,+30°ка кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: bashinform.ru