Яңалыклар
18 август 2025, 04:52

+27° градус эссе булачак

Кайчан икән ул?

Яңгырлар яуса да, һава торышы җылы булачак, диләр Башгидромет синоптиклары.

Бүген, 18 августта, республикада урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Көндез һава температурасы +22°, +27° градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе көнне, 19 августта, һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Шулай кыска вакытлы явым-төшемнәр фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көчле түгел. Төнлә термометр баганалары +10°, +15°, көндез +22°, +27° градус күрсәтәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас