Яңалыклар
15 август 2025, 08:28

Исереклек халәтен тикшерүнең яңа тәртибе үз көченә керәчәк

Үзгәрешләр гамәлгә керүгә ярты ай вакыт калды. 

Исереклек халәтенә медицина тикшерүенең яңа тәртибе 1 сентябрьдән үз көченә керә. Бу хакта Русия Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте.

Үзгәрешләр алкотестерда ике өрү арасындагы интервалны арттыруны күздә тота, ул 15-25 минут тәшкил итәчәк (элек  бу интервал 15-20 минут иде). Моннан тыш, тикшерүгә бәвел тапшыру вакыты билгеләнгән. Әгәр анализ юлламадан соң 30 минут эчендә тапшырылмаса, кан тапшырырга туры киләчәк.

Шулай ук химик-токсикологик тикшеренү юнәлешенә дару препаратларын кабул итүгә мәҗбүри күрсәтмә кертелә. Медицина оешмасы биоматериалларны белешмә рәсмиләштерү вакытыннан алып өч ай дәвамында, ә масса-спектрларны электрон чыганакларда биш ел дәвамында сакларга тиеш булачак.

Машаров билгеләп үткәнчә, тикшерүнең яңа тәртибе процедураларның нәтиҗәләре объектив булсын һәм әгәр гражданин аларны дөрес түгел дип санаса, шикаять ителергә мөмкин булсын өчен процедураларны заманча стандартларга туры китерүгә юнәлдерелгән.

 Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас