Яңалыклар
12 август 2025, 04:23

Һава торышы сөендерерме?

Тәрәзәгә күз салсаң, әйтерсең лә көз җиткән...

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада янә күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан. Һава температурасы көндез +18, +23 градус җылы.

Чәршәмбе көнне, 13 августта, төнлә урыны белән, көндез  шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Җил төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә +9, +14, көндез +17, +22 градус җылы.

Пәнҗешәбе көнне дә, 14 августта, һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Шулай ук төнлә урыны белән, көндез дә күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +9, +14 градус җылы, көндез +17, +22. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас