Яңалыклар
5 август 2025, 07:19

Тиздән төнлә кер юып булмаска мөмкин

Нигә? 

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә төнлә уборка оештырган өчен штраф яный. Бу хакта русиялеләрне Иҗтимагый палата әгъзасы Евгений Машаров кисәтте.

"Әгәр кер юу машинасы яки  тузан суырткыч тавышы рөхсәт ителгән чикләрдән артып китсә, моны хокук бозу дип санарга һәм штраф язарга мөмкиннәр. Әлеге вакытта Дәүләт Думасында Тынлык турында федераль закон карала, ул бөтен РФ буенча бердәм кагыйдәләр кертергә тиеш”, — дип кисәтте Машаров.

Аның сүзләренчә, проект 23:00 сәгатьән 7:00 сәгатькә кадәр һәм көндез 13:00дән 15:00гә кадәр тавышны тыюны күз уңында тота. Закон проекты кабул ителгән очракта, хокук бозучыларга 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф салына башлаячак.

Ул ассызыклаганча, шау-шу төшенчәсенә көнкүреш техникасы эше, кычкырулар, җырлау, көчле музыка керә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас