Яңалыклар
4 август 2025, 07:11

Зөһрә Гордиенко министр вазифасыннан киткән

Республика җитәкчелегендә кадрларга кагылышлы  үзгәрешләр берничә. 

Зөһрә Грдиенко министр вазифасыннан киткәнЗөһрә Грдиенко министр вазифасыннан киткән
Зөһрә Грдиенко министр вазифасыннан киткән

Зөһрә Гордиенко туризм министры вазифасыннан  китте. Сәбәбе – башка эшкә күчүе.

Яңа министр булып элек икътисади үсеш министры урынбасары булып эшләгән Светлана Верещагина билгеләнгән, бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте.

Зөһрә Гордиенко бу вазифага 2024 елның май аенда билгеләнгән иде. Ул вакытка кадәр түрә ханым Кыйгы районын җитәкләде. 

ЦУРда хөкүмәтнең бүгенге оператив киңәшмәсе кадрлар мәсьәләләреннән башланды. Башкортстан Башлыгы рәсми рәвештә Мишкә районының яңа башлыгы Лариса Александрованы тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, аның кандидатурасын узган атнада җирле район Советы депутатлары кабул иткән иде. Утырышта Радий Хәбиров та катнашты.

"Лариса Геннадьевна  – республикада муниципалитетны җитәкләгән алтынчы хатын-кыз. Шуңа күрә аңа уңышлар һәм  Мишкә районының чәчәк ату телибез", – диде оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Мишкә районын Павел Трапезников җитәкләгән иде. Хәзер ул Бөре районы белән җитәкчелек итә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас