Яңалыклар
31 июль 2025, 05:04

Водительләр өчен медицина белешмәсе электрон форматка күчерелә

Үзгәрешнең максаты нидә?

Водительләр өчен медицина белешмәсе 1 августтан электрон форматка күчәчәк. Бу хакта Халык фронтының “Автомобильчеләр хокукларын яклау”ның эшче төркем җитәкчесе Петр Шкуматов хәбәр иткән.

Шкуматов сүзләренчә, медицина комиссиясе үткәннән соң водительләргә 003/ву формасы буенча кәгазь документ урынына QR-код һәм белешмә номеры бирәчәкләр. Бу мәгълүматларны базага кертсеннәр өчен дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгатҗ итәргә кирәк.

Психиатрия һәм наркология диспансерларында тикшерү узганда автомобильчене үз базаларына кертсеннәр өчен QR-кодны  күрсәтергә мөмкин булачак, дип белдерә Шкуматов.

Эксперт сөйләгәнчә, моңарчы ялган кәгазь белешмәләрне күләгә базарында сатып алырга мөмкин булган, алар дәүләт автоинспекциясе аларның дөреслеген тикшерә алмаганга популярлык булган.

"Хәзер исә бу схема мөмкин булмаячак. Шулай булгач, бу мәсьәләдә, ниһаять, тәртип урнаштырыла", – ди Шкуматов.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас