Яңалыклар
30 июль 2025, 09:31

Русиядә минималь мәктәп җыелмасы бәясен исәпләгәннәр

Мәктәпләрдә укулар башлануга нибары  бер айдан артык вакыт калды. 

Июнь-июль айларында минималь җыелманың бәясе (мәктәп формасы, рюкзак, күлмәк, чалбар, туфли, кроссовкалар, футболка, көндәлек, дәфтәрләр комплекты, канцелярия, пенал) бер ел эчендә уртача алганда 7% процентка (16,2 мең сумга) кадәр арткан. Сатуларның 60% проценттан артыгы маркетплейсларга туры килгән, моны “Чек Индекс” платформасы аналитиклары ачыклаган.

Күпчелек ата-аналар мәктәпкә товарларны ул кадәр үк алдан сатып алмый – һәрвакыттагыча, әзерлекнең югары ноктасы  августта һәм сентябрьгә якынрак башланачак. Әмма гомум статистика шуны күрсәтә: ата-аналар мәктәпкә әзерлек вакытында соңгы вакытта  экономияләми башлаган.

 

Рюкзаклар узган елның июнь-июль айларына караганда 4% ка арзанайган: 4078 сум;

мәктәп формасы (бүленмичә) – 6% процентка кыйммәтләнгән: 3135 сум;

канцелярия предметлары белән пенал –21% процентка күбрәк ( бәясе 1164 сумнан башлана)

карандашлар/ручкалар җыелмасы –  35% процентка арткан: 429 сум;

дәфтәрләр җыелмасы –  17% процентка арткан: 459 сум.

 

Блузка/күлмәкнең уртача хакы – 1078 сум (+7%);

Чалбар/итәк – 949 сум (+7%);

Кроссовкалар – 2067 сум (+13%);

Туфли/ботинкалар – 2089 сум (+10%);

Футболка – 621 сум (+10%).

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас