

Башкортстанда җәйнең икенче аеның ахыры яңгырлы булачак, дип фаразлый Башгидромет синоптиклары.
Бүген, 28 июльдә, төбәктә яңгыр явачак, көнчыгыш районнарда көчле яңгырлар явуы ихтимал. Җил төньяктан. Көндез һава +18, +23° градуска кадәр җылыначак.
29 июльдә, сишәмбе көнне, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә термометр баганалары +10, + 15° градус күрсәтәчәк. Көндез +20, +25°гардуска кадәр җылытмакчы.
Чәршәмбе, 30 июльдә, һава торышы яңгырлы булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә термометр баганалары +12, +17°, көндез +21, +26° градус җылы күрсәтәчәк.
Чыганак: bashinform.ru