

Башгидромет фаразына ярашлы, 11 июль көнне көндез термометр баганалары +26... +31 градуска кадәр күтәреләчәк, әмма яңгырларсыз (шулай ук кыска вакытлы) булмас.
Шимбә көнне дә, 12 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, көндез температура +23... +28 градус җылы булачак. Синоптиклар сүзләренчә, шимбә көнне бөтен Башкортстан буйлап болытлар таралачак, алар яңа яңнгырлар алып киләчәк.
Якшәмбе көнне, 13 июльдә, һава торышы алмашынучан болытлы булмакчы. Көндез һава температурасы +21...+24 градуска кадәр җылыначак. Көннең икенче яртысында кыска вакытлы көчле яңгырлар явуы ихтимал. Яшен вакытында җил секундына 10-15 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлый күк канцеляриясе белгечләре.