Яңалыклар
8 июль 2025, 05:01

Владимир Путин яңа законнарга кул куйды

Ил башлыгы алты законны имзалаган. 

Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда яшәүчеләрнең тормышына кагылачак берничә яңа законга кул куйды. Документлар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Шуларның берсе - хәрби хезмәттән качып ятканнар өчен штрафлар турында.

Президент Владимир Путин хәрби комиссариатка күченү турындагы мәгълүматны хәбәр итмәгән өчен штрафларны арттыра торган законга кул куйды. Элек алар 1-5 мең сум тәшкил иткән, ә яңа закон мондый штрафлар диапазонын 10-20 мең сумга кадәр арттырган.

"Гражданинның теркәлү белән расланмаган яңа урынга күченү турындагы мәгълүматларны хәбәр итмәве яки теркәлү белән расланмаган яңа урынга күченгән очракта билгеләнгән вакытта хәрби комиссариатка килмәве 10 меңнән 20 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә", – дип хәбәр ителә документта.

Яңа закон 7 июльдә, ул басылып чыкканнан соң үз көченә керде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас